Җәлилнең 1 нче мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе тарафыннан 9 Майга багышланган тантаналы линейка үткәрелде. Бәйрәм линейкасында 5-9 сыйныф укучылары катнашты.
Тантаналы линейкада балаларга Җиңүнең нинди бәягә яулануы, Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның батырлыгы, җиңү символлары турында искә төшерделәр. Чара барышында сугыш еллары җырлары һәм сугыш турында җырлар, шигырьләр яңгырады.