Илексаз авыл җирлегендә митинг

2024 елның 8 мае, чәршәмбе
Илексаз авыл советы җирлеге Илексаз һәм Мортыш Баш авылларында Җиңүнең 79 еллыгын уздырды. Сарман районынан вәкил “Ак Барс Банк” директоры Ризатдинов Гәббәс Гайнетдин улы катнашты. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Гыйлфанов Флер Мусабир улы ачып җибәрде. Яу кырында ятып калган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алынды. Илексаз гомумбелем бирү мәктәбенең укучылары концерт программасы күрсәттеләр, һәйкәлләргә веноклар салынды. Ветераннарыбыз бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп шат күңел белән өйләренә таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International