Александровка авыл җирлегендә бәйрәм митингы

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген Александровка авыл жирлегендэ Бөек  Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг узды. Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Сахуриев Н.И. һәм Александровка авыл җирлеге башлыгы Вафин И.Ф. котлау сүзе белән чыгыш ясадылар. Советлар Союзы Герое Казаков А.А. исемендәге Александровка урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм Александровка белэн  Яхши-Каран авыллары мәдәният йорты  хезмәткәрләре , бәйрәм концерты оештырдылар. Чара ахырында Советлар Союзы Герое Казаков А.А. һәйкәле , каберенә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган авыл халкы мемориалына веноклар салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International