Бүген Зур Нөркәй авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг узды. Авыл җирлеге башлыгы Мостафина А.В., авыл Советы депутаты Шәйхеразиев Х.Ш., яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Гыйльфанов Р.Х. тыл хезмәтчәннәрен, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләрен әлеге искиткеч бәйрәм белән котладылар. Авыл халкына иң яхшы теләкләр яңгырады. СДК хезмәткәрләре һәм «Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары барлык чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр.