Бүген Кәүҗияк авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг узды. Авыл җирлеге башлыгы Хөснетдинов Ф. А., авыл Советы депутаты Фатихов Ш. М.. Сарман муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Гыйльметдинова Лилия Мирзаһит кызы митингта катнашучыларны әлеге искиткеч бәйрәм белән котладылар.
«Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ хезмәткәрләре һәм укучылар чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр.
Чара ахырында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар һәйкәленә веноклар салынды.