Ләке авыл җирлегендә Җиңү Көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Чараны Ләке авыл җирлеге башкарма комитеты, Ләке топ гомуми белем бирү мәктәбе, Ләке мәдәният йорты белән берлектә оештырды. Авылдашларыбыз өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг һәм тантаналы концерт булды. Ләке авыл җирлеге башлыгы Ю.Г.Антонов, җирлек Советы һәм Сарман районы депутаты Р.Р. Ризатдинов, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дәүләтшина Э.Х. барысын да Җиңү көне белән котладылар.