Иске Кәшер авыл җирлегенең Иске Кәшер һәм Урта Кәшер авылларында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинглар узды. Район вәкиле Зиятдинова Ләйсән Шәймәгъсүм кызы катнашты. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Дәүләтҗанов Раян Назыйф улы ачып җибәрде. Ветераннар Советы рәисе Якупова Зина Иван кызы тәбрикләде.Яу кырында ятып калган авылдашлар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Иске Кәшер урта мәктәбенең укучылары һәм мәдэният хезмәткәрләре концерт программасы күрсәттеләр, һәйкәлләргә веноклар салынды.