Мортыштамак авылы җирлегендә Бөек Җиңү бәйрәменә тантаналы митинг

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген Мортыштамак авыл жирлегендэ Мортыштамак һәм Колмәт авылларында Бөек  Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинглар узды. Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Илдар Нил улы котлау сүзе белән чыгыш ясады. Мортыштамак  һәм Колмәт авыллары мәдәният йорты  хезмәткәрләре  бәйрәм концерты оештырдылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә веноклар салынды. Бәйрәмнең икенче өлеше Мортыштамак гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам итте. Укучылар бик эчтәлекле театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бәйрәм мул табын артында дусларча аралашу, истәлекләр белән уртаклашу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International