Бүген, 8 май, Азалак авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Габдулгазизов И.Г., авыл ветераннар советы рәисе Фарлукшина М.М., Мухаметшина М.Х., котладылар һәм тыныч тормышта яшәүне теләделәр. Авыл халкына иң изге теләкләр яңгырады. Мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләделәр. Чарада мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, авылда гомер итүчеләр, кунаклар һәм тыл ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы һәм СВО махсус операциясендә катнашучыларның әти-әниләре катнашты. Ялга кайткан Әхмәдиев Л.Ф., махсус операциядә катнашучы, авыл халкына гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде, бәйрәм белән котлады һәм агачлар утыртуда катнашты. Шыгай авылы хәйкәле янына яшь чыршылар утыртылды. Митинг хәйкәл янына веноклар, чәчәкләр салу белән һәм бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез.