Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады, Александровка авылында Советлар Союзы Герое Казаков Александр Афанасьевич каберенә чәчәкләр салды.
Ветераннар өчен укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре сугыш еллары җырларын башкардылар, шигырьләр укыдылар.