Бүген Сарман муниципаль районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында ярышларда җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Аларны район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Хәйдәр улы Сәлихов, районның җитештерү комплекслары башкарма идарәчесе Илшат Нәкиф улы Вәлиев бүләкләделәр.