Бүген Сарман районында язгы кыр эшләрендә катнашучы механизаторлар арасында чираттагы биш көнлек ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды. Аларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сахуриев, идарәнең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Хәйдәр улы Сәлихов, районның җитештерү комплекслары идарәчесе Илшат Нәкиф улы Вәлиев бүләкләделәр.