Гарифуллин Дамир Хәйрулла улының иҗат кичәсе

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният йортында Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, публицист, журналист, тарихчы, археограф, Сарман муниципаль районының Мактаулы гражданины Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды. Әлеге чарада Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фәрит Мөнәвир улы үзенең социаль челтәрләрендә котлау белдерде:

"Хөрмәтле Дамир Хәйрулла Улы!

Сезнең барлык игелекле эшләрегез өчен, бүген дә безнең төбәкнең патриоты булуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез-районыбызның хөрмәтле шәхесләренең берсе. Сезнең исемегез районда, республикада гына түгел, бөтен татар җәмәгатьчелегендә дә яхшы билгеле.

Сезнең тормыш юлыгыз тәэсирле. Сезнең күпкырлы хезмәтегез зур мактауга лаек. Без бүген дә эшләвегез, иҗат итүегез, актив тормыш алып баруыгыз белән горурланабыз.

Сезгә шатлыклы, имин тормыш, нык сәламәтлек, бәхет, яңа ачышлар, искиткеч иҗади казанышлар телим."

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International