Бүген Сарман кинотеатры бинасында Россия эшкуарлыгы көненә багышланган тантаналы чара узды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин район эшкуарларын котлады, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды .
Шулай ук эшкуарларны һәм фермерларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Раиф кызы Хөснимарданова, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Николай Иванович Сахуриев, Сарман районы мөхтәсибе Сәет хәзрәт котлады.
Шунысы игътибарга лаек, гаилә елында Сарман районында гаилә бизнесын сәүдә өлкәсендә Латыйповлар, Сәхиповлар, Кашаповлар, Сәхабетдиновлар, Газизовлар, авыл хуҗалыгы өлкәсендә Гәрәевлар, Гыйбадуллиннар, Арәфуллиннар гаиләләре һәм башкалар үстерә.
Районыбызның барлык эшмәкәрләренә уңышлар һәм чәчәк атулар телибез!