Сарманда хушлашу

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген Сарман авылында Әхмәтшин Динар Ренат улы белән хушлашу булды.

Әхмәтшин Динар Ренат улы 1997 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Сарман районы Сарман авылында туган.

«Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе»МББУда 9 сыйныфны тәмамлый.

Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы төзелеш көллиятендә укый. Эретеп ябыштыручы белгечлеге ала. Яр Чаллы шәһәрендә стропальщик булып эшли.

Динар Ренат улы 2023 елның апрелендә Татарстан Республикасы Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатыннан контракт буенча хезмәт итәргә китте.

2024 елның 11 маенда Әхмәтшин Динар Ренат улы ДНР, ЛНР һәм Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Якыннарын югалту ачысын Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисенең кайгысын уртаклашты. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, якын сугышчылар кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Динар Әхмәтшин Әлмәт авылында җирләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International