Сарман районы эшкуарларына үз бизнесларын алып бару һәм яклау буенча яңа мөмкинлекләр турында сөйләячәкләр

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

6 июньдә ТР Раис каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе Татарстан Республикасы Сарман районы эшкуарлары өчен онлайн бизнес-интенсив үткәрәчәк.

Чара «Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү» проекты кысаларында үткәрелә һәм муниципаль район эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләренең үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлекләре, шулай ук интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерү турында мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International