Россия Федерациясендә Гаилә елы белән бәйле “Зур гаилә яллары” проекты кысалаында Ләке мәктәбе коллективы Языково авылына туристик поход оештырды. Биредә архитектура культы истәлеге булган борынгы чиркәү бинасы урнашкан. Экскурсия алдыннан укучыларга видеофильм карарга тәкъдим ителде, әлеге язмада Изге Михаил Архангел чиркәве һәм Языково авылы тарихы турында бай материал тупланган. Әлеге чарада укытучылар, укучылар һәм ата-аналар катнашты. Мондый чаралар балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, яңа гаилә традицияләре булдыруга юнәлдерелгән.