Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өлкән дәүләт инспекторы, полиция майоры Зиатдинов Ринат Талгат улы катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2024 елның 5 аенда Сарман муниципаль районында юл-транспорт травматизмы, юлларның торышын һәм юл-транспорт һәлакәтләре тупланган урыннарны анализлау. Сарман районы территориясендә аварияләрнең торышы турында; җәйге каникуллар вакытында профилактик чаралар үткәрү һәм мәгариф учреждениеләрендә балалар травматизмын кисәтү турында; 2024 елда Сарман муниципаль районы юлларын карап тоту буенча юл хезмәтләре чаралары һәм 2024 елның 5 аенда башкарылган эшләрне анализлау турында гомуми мәгълүматлар.