28-29 нчы май көннәрендә Баулы шәһәрендә балаларны яклау көненә һәм тренерлар Чернов И.С.. һәм Хасиатуллин Ф.Г. истәлегенә багышланган бокс буенча турнир узды. Ярышларда Әлмәт, Азнакай, Абдулино, Баулы, Бөгелмә, Ютаза бистәсеннән спортчылар һәм Җәлил бистәсеннән "Спорт мәктәбе - 2" боксчылары катнашты. Җәлил гимназиясе укучыларын призлы урыннары белән котлыйбыз. Фәхретдинов Ринель 36 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 1 урынны алды. Икенче урыннарны 26 килограммга кадәр авырлыктагы Айназ Гафуров һәм 42 килограммга кадәр авырлыктагы Айдар Гафуров алды. Фәхретдинов Раил 50 килограммга кадәр категориядә мактаулы өченче урынны алды. Спортчыларны танып белү көрәшләре белән котлыйбыз, авыл һәм район данын алга таба да уңышлы якларга телибез!