31 майда ел саен Бөтендөнья тәмәкесез көне билгеләп үтелә. Бу көн кысаларында «Форпост» үзәге активистлары тәмәке тартуга каршы көрәшкә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән «Тәмәкене конфетка алыштырабыз» дигән акция үткәрде. Халыкның реакциясе төрле: кемдер елмаеп, тәмәкеләрен тәм-томга алмаштыра, ә кайберләре үз сәламәтлекләре турында җитди кайгыртырга теләми. Акция тәмәке тартучы кешеләрне сәламәтлекләрен саклап калу өчен зарарлы гадәтләреннән баш тартырга чакыруга юнәлдерелгән. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаган аңлы кешеләр безнең районда күбрәк булыр дип өметләнәбез. Без сәламәтлек өчен! Без-тормыш өчен!