Бүген Җәлил бистәсендә Латыйпов Илнур Эльфисович белән хушлашу булды.
Латыйпов Илнур Эльфис улы 1987 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Сарман районы Җәлил поселогында туган.
1994 елдан 2003 елга кадәр Сарман районының 2 нче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә укый.
2007 елда Сарман авылында 91 нче һөнәри училищены тәмамлый.
2008 елның декабреннән 2009 елның декабренә кадәр Калининград шәһәрендә Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итә.
«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖдә слесарь, «ПрикамНефтеСтройСервис» ҖЧҖдә технологик торба үткәргечләр монтажлаучы булып эшли.
Соңгы эш урыны - «АПОПАТ»ААҖ шоферы.
Махсус хәрби операция зонасына 2024 елның 16 февралендә контракт буенча хәрби хезмәткәр булып китә.
21005 нче гаскәр часте укчы батальоны гранатометчысы ярдәмчесе, рядовой Латипов Илнур Эльфисович 2024 елның 7 апрелендә Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында махсус бурычларны үтәгәндә һәлак була.
Якыннарын югалту ачысын Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисенең кайгысын уртаклашты. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, якын сугышчылар кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.