1 июнь көнне Ә.Залаков исемендәге ял паркында, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "Бик бәхетле булсын балачак" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды. Балаларны бәйрәм белән муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ә.Вэлиев котлады. Балалар, яшүсмерләр театр коллективларының районкүлэм "Иделкәем"фестиваль-бәйгесендә җиңүчеләргә грамоталар һәм сертификатлар тапшырды. Бәйрәм күңелле уеннар, эстафеталар, җыр-биюләр белән дәвам итте.