1 июньдә Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әлеге конкурста актив катнашкан гаиләләр бүләкләнде. Конкурска барлыгы 1200 гариза килгән! Экология министры Александр Шадриков әйләнә-тирәлекне саклау эшендә геройлар дип аталырга хаклы татарстанлылар турында сөйләде. "Бу матур фразеологизм гына түгел! Монда Феофан әфәнденең сүзләрен китерәм, ул берничә тапкыр: "кече Ватанны торгызганда без бөек Россияне торгызабыз!- дип билгеләп үтте табигатьне саклау ведомствосы башлыгы. «Экосемья» номинациясендә Менделеевскидан Мачихиннар гаиләсе 3 урын алды. 2 урынны Шәрифуллиннар гаиләсе биләп тора, шулай ук Менделеевск районыннан иң яхшы гаилә дип Сарман районыннан Ханнановлар гаиләсе танылды. Эко геройларыбызны котлыйбыз!