Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда булган махсус хәрби операция хәрбие белән очрашты. Сугышчы тормыш мәсьәләләре, хәрби хәлләр белән уртаклашты. Фәрит Мөнәвир улы якташының үтенечен үтәргә вәгъдә итте, шулай ук аңа тизрәк исән-сау кайтуын теләде.