Котлы булсын юбилеең.

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Ләке авылында туып, шушында гомер кичерүче  юбилярыбыз,   хезмәт ветераны  - Анисимова Зинаида Петровнага 90 яшь.  Зинаида әбине юбилее белән район  башкарма комитеты  җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы,  Ләке авыл җирлеге башлыгы Антонов Юрий Григорий улы,  Ләке авылы ветераннар  Советы җитәкчесе  Асанова Ольга  Иван кызы котладылар. Фәндәс Анасович - район башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хуснуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Җитәкчеләр  исеменнән, үзе исеменнән  бүләкләде Һәм изге теләкләр җиткерде. Юбилярга сәламәт, озын гомер телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның  игелеген күреп, бәхет-шатлыкта яшәргә насыйп булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International