28 июньдә Җәлил шэhэр тибындагы поселок мәйданда Россия яшьләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмне "Җәлил шэhэр тибындагы поселок " муниципаль берәмлеге башлыгы Р.Ә.Кәримов ачып җибәрде. Ул кунакларны бәйрәм белән котлады, Җәлилчеләргә поселокта үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, барлык теләкләрен тормышка ашыруларын теләде.
⠀Музыкаль-күңел ачу программасында Җәлил шәһәр тибындагы поселокта иҗат яшьләре «J-Crew» бию коллективы һәм «Карамель» хореография коллективлары чыгыш ясады.
Яшьләр дискотекасы бәйрәмнең якты тәмамлануы булды.