«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Сарман районы үзенең үзенчәлекле мәдәни мирасы турында В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында сөйлиячәк.
5 июль көнне 16:00 сәгатьтә чара интерактив мәйданчык – «Сөлге туе» буыннан-буынга күчкән гаилә ядкәрен тапшыру күренеше, гаилә мастер-класслары, төбәкнең гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләүче көнкүреш әйберләре һәм уникаль чигү үрнәкләре күргәзмәсе белән ачылачак.
18:00 сәгатьтән тамашачыларны иҗади гаилә коллективлары, үзешчән сәнгать осталары һәм районның горурлыгы булган танылган якташ җырчыларыбыз катнашындагы бай концерт программасы көтә. Фольклор, җыр, бию халык коллективлары районның милли йөзен, анда яшәүче халыкларның көнкүрешен, буыннар бәйләнешен чагылдырган «Сарман үзе җырлап торган исем» концерт программасын тәкъдим итәчәкләр.
Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе, Җәлил сәнгать мәктәбе коллективлары милли бизәкләр элементлары белән бизәнү һәм көнкүреш әйберләре ясау буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Россиядә Гаилә елына багышланган «Гаилә - илһам чыганагы» дип исемләнгән укучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее Сарман ягында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, һөнәрләрен чагылдырган уникаль чигү үрнәкләрен күрсәтәчәк. Шулай ук “Хәтер бизәкләре” остаханәсенә тукучылык һәм тукымага рәсем төшерү буенча мастер-класста катнашырга чакыра.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы озак еллар парлы гомер кичерүче гаиләләргә багышланган «Буыннар тарихы – гаилә ядкәре», һөнәрче гаиләләргә багышланган «Ак калфаклы милләтемнең күңел хәзинәләре, районыбыздагы күркәм йортларга багышланган «Ныклы нигез – гаилә күрке» дип исемләнгән күргәзмәләрне тәкъдим итәчәк. Шулай ук «Асылыбызга кайтып барышлый», «Заманына күрә һөнәре» исемле мастер-класслар күрсәтәчәк.
Күргәзмә һәм интерактив программа -
16:00-18:00
Бәйрәм концерты -18:00-19:30
«Ленин» исемендәге мәдәни-ял комплексы: Копылов урамы, 2А, Казан шәһәре
Керү барлык теләүчеләр өчен бушлай