Зәйниев Ленар Фидаилевич 1979 елның 19 декабрендә туган. Мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводы отделениесе командиры рядовой Зайниев Ленар 2024 елның 26 гыйнварында Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында махсус бурычларны үтәгәндә һәлак булган. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренә хәрби комиссариатның мобилизация бүлеге начальнигы Камил Миңнугулов, җирлек башлыгы Раушания Исламова һәм авылдашлары да кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.