Хөрмәтле райондашлар!
Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм мәңгелек кыйммәтләрне – гаилә бәхетен, өй җылысын, якын кешеләрең белән аралашу шатлыгын гәүдәләндерә. Ныклы, тату гаилә һәрчак җәмгыятьнең рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләрне саклаучы ышанычлы нигезе. Туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек тәрбияләү нәкъ менә гаиләдән башлана.
Бүген республика җитәкчелеге инициативасы белән, шулай ук безнең районыбызда да, аналарны һәм балаларны социаль яклау, күпбалалы һәм яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча күптөрле чаралар, дәүләт программалары тормышка ашырыла. Моның өчен Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәтебез зур.
Районыбызда үрнәк булырлык гаиләләр бик күп. Үзара хөрмәт, мәхәббәт, намуслы тырыш хезмәт беренче урынга куелган мондый гаиләләрдә илебезнең лаеклы гражданнары булырлык эшчән, тәртипле балалар тәрбияләнә.
Бер-берсенә терәк булып озын тормыш юлы узган, “алтын” туйларына җиткән парлар олы хөрмәткә лаек. Алар яшьләргә мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге. Ата-ана назыннан мәхрүм калган ятим сабыйларны үзләренә сыендырган, аларга күңел җылысын кызганмаган, тәрбия биргән мәрхәмәтле гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Хөрмәтле райондашлар, тагын бер кат бәйрәм белән тәбрик итәм. Гаиләләребез ныклы булсын, яңа гаиләләр туып торсын, балалар дөньяга килсен. Тигезлек, татулык, тынычлык, сәламәтлек телим. Еллар имин булсын.