Хөрмәтле җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр! Сезгә хәбәр итәбез, «туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елның августында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан берьюлы өч елга – 2025, 2026, 2027 елларга модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга субсидияләр бирү өчен конкурс сайлап алу игълан итү планлаштырыла. Хәзерге вакытта яңа субсидияләр бирү һәм бүлү кагыйдәләре әле расланмаган. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, яңа кагыйдәләр 2023-2024 еллардагы конкурс вакытында гамәлдә булган кагыйдәләргә охшаш итеп формалаштырылачак. Беренчел мәгълүматлар буенча, субсидия күләме модульле капиталь булмаган урнаштыру чарасында бер номерга 1,5 млн.сумга кадәр һәм инвестиция проекты хакының 50% ка кадәр тәшкил итәргә мөмкин (йортларны сатып алуны финанслашу гына түгел, аларны электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, территорияне төзекләндерү дә исәпкә алына). Катнашырга теләүчеләргә түбәндәге адрес буенча проектларның беренчел параметрлары булган онлайн формаларны тутырырга киңәш итәбез: https://forms.yandex.ru/cloud/6665ea90c417f371c1965a95/. Формаларны Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) 12.07.2024 елга кадәр җыячак.алдан гариза биргән барлык эшмәкәрләр федераль конкурста катнашу өчен гариза документларын дөрес тутыру буенча консультацияләр алу өчен эшче төркемгә җыелачак. Субсидияләр алуның беренчел шартлары түбәндәге адрес буенча дәүләт комитеты сайтында бастырылган: https://tourism.tatarstan.ru/index.htm/news/2319709.htm. Конкурс старты турында оператив белдерү дәүләт комитетының Телеграм-каналында түбәндәге адрес буенча бастырылачак: https://t.me/tourismRT.