Бүген, 8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Шушы күркәм,
истәлекле бәйрәм уңаеннан Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Илек паркында оештырылган чарада катнашты. “Гаилә - таяну ноктасы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, балалар ромашка таҗындагы табышмакларның җавабын таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйттеләр. Районыбыз кунакларына гаилә елына багышлап ясалган “Буыннар тарихы - гаилә ядкәре” дип исемләнгән фотокүргәзмә тәкъдим ителде.