Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Ләшәү-Тамак мәктәбендәге «Эко-Мэрхэмэт» экологик лагере сменасын ябуда катнашты. Лагерь күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге һәм якыннары махсус хәрби операциядә хезмәт иткән балалар өчен оештырылган.
Хөрмәтле кунаклар арасында табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама Төбәкара идарәсе (Росприроднадзор), «Гринта» ҖЧҖ, «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм Татарстан Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе вәкилләре бар иде.