Бүген Сарман районының Яңа Минзәләбаш авылында яшәүче тыл ветераны Гайфуллина Кәримә Сөләйман кызы 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Шундый истәлекле дата белән юбилярны Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г.Р. , «Җәлил шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.Ә., “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мухлисуллина Л.З. котладылар. Алар көн геройына чәчәкләр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Алар ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, мәхәббәт һәм якыннарының кайгыртуын теләделәр.
Кәримә Сөләйманова барлык кешеләргә җылы сүзләре һәм игътибар итүләре өчен рәхмәт белдерде.