Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Марсель Мансур улының эш визиты

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Мансур улы Миңнуллин килде. Аны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озатып йөрде. Сәфәр барышында Марсель Мансур улы Сарман район үзәк хастаханәсе стационарын ремонтлау белән танышты, район активы белән киңәшмәдә проблемалы сораулар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International