11 июль көнне Сарманда районның машина йөртүче хатын-кызлары арасында «Автоледи-2024» бәйгесе үткәрелде.
Ул ЮХИДИнең район бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе, ДОСААФның район бүлеге көчләре белән оештырылды. Катнашучылар ике төрле ярышларда көч сынаштылар — «Юл кагыйдәләре белгечләре» (В категорияле билет сораулары буенча) һәм «Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү».
Нәтиҗәдә бәйгенең җиңүчесе булып Гөлшат Нигъмәтуллина танылды. Лилия Мусина — икенче, Эльвира Андриянова өченче урыннарга лаек булдылар (барысы да — Сарман авылыннан). Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә булды. Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Шәмсиев, Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдус Мәүләвиев, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкаручы сәркатибе Айназ Сафина, «Алдынгылар Хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Кәлимуллина тәбрикләделәр, аларга дипломнар, кубоклар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.