Бүген 55 яшьлек юбилеен Татарстан Республикасы РОГО ДОСААФ Сарман муниципаль берәмлеге Советы Рәисе Мәүләвиев Илдус Фатыйх улы билгеләп үтә. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 55 яшьлек юбилее уңаеннан юбилярга ДОСААФның төп максатларын тормышка ашыруда намуслы хезмәте, яшь буынга хәрби-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә зур өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.