Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүләрне арттырдылар

2024 елның 26 июле, җомга

Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу сумма республикадан – РФ Оборона министрлыгыннан – 1 050 000 сум Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан – 195 000 сум-300 000 сумга кадәр түләүләрдән тора.бу Татарстанда контрактчыларга һәм аларның гаиләләренә ТР рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җиткергән тагын бер ярдәм чарасы. Югары түләү алу өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк. Югары түләүләрне СВО сугышчылары сафын тулыландырырга теләүче татарстанлылар гына түгел, ә шулай ук, яшәү урыннарына карамастан, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да алачак. Шулай ук контрактчыларга барлык республика һәм федераль ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә. Нечкәлекләрне телефоннардан белергә мөмкин 8(800)222-59-00, 8(85559)2-43-70 һәм сайтта heroes-tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International