Бүген Сарман авылында яшәүче тыл ветераны Вәлиева Мөҗаян Гарип кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны юбилее белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, истәлекле бүләк тапшырды. Сарман авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, район ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Асыляр Харисов котлауларга кушылдылар, бүләкләр тапшырдылар. Җыелыштагылар барысы да аңа сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр. "Музаян Гариповна, сезне чын күңелдән 95 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм һәм район мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәтегез, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән шәхси өлешегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Бу истәлекле көндә Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, рухи сәламәтлек, иминлек, балаларыгызның һәм оныкларыгызның мәрхәмәтен һәм хөрмәтен телим", - диде Фәрит Мөнәвир улы үзенең котлавында.