Хөрмәтле ветеранны 95 яшьлек туган көне белән Сарман муниципаль район Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы тәбрик итте. Шатлык-куанычлар тулы хәерле гомер, сәламәтлек, бәхетләр теләде.
«Сезне 95 яшьлек юбилеегыз белән кайнар котлыйм һәм элемтә системасында, авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтегез, өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Рәфига апа, бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Исән-сау булыгыз. Балаларыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхеттә, саулыкта, кадер-хөрмәттә шатлыклы гомер кичерүегезне телим,» - диде район Башлыгы.