Бүген район Советының утырышлар залында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде. "Район җирле үзидарә органнарының мәгълүмати иминлеге турында" киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә һәм "районның берләштерелгән бюджетына салым түләүләре керү һәм күп балалы гаиләләрнең салым бурычларын киметү эшен оештыру турында" көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрданова Розалия Раиф кызы чыгыш ясады. "Сарман районының агросәнәгать комплексы эше турында" өченче мәсьәлә буенча районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Сахуриев Николай Иванович сөйләде. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән Сарман муниципаль районының Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Газизов Данияр Әнвәр улы таныштырды.