03.08.2024 елда Яңа Минзәләбаш авылында авылның 100 еллыгына багышланган зур бәйрәм узды.
Авыл юбилее уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм концерты оештырдылар.
Бәйрәм башланганда авыл халкын һәм кунакларны Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы котлады. “Җәлил” шәһәр тибындагы поселыгы башлыгы Кәримов Рафик Әгъзәм улы да үзенең котлауларын җиткерде, Шулай ук Украинада катнашкан һәм катнашучы якташ-егетләребезнең ата-аналарына рәхмәтен белдерде. Үзенең котлавы белән авылдашларын һәм кунакларны авыл имамы Нигъмәтуллин Рәмзә Хәмзә улы да чыгышын ясады.
Шулай ук кунакларга авыл тарихына һәм аның актив кешеләренә багышланган фотостенд белән танышу мөмкинлеге оештырылды.
Бәйрәм барышында авыл активистлары, юбилярлар, 45 елдан артык яшәүче гаиләләр, яшь әти-әниләр һәм башкалар бүләкләр белән бүләкләнде.
Тантаналы өлештән соң бәйрәм балалар өчен күңелле уеннар, чәй эчү һәм концерт номерлары белән дәвам итте.Өлкәннәр дә читтә калмады, алар да уеннарда теләп катнаштылар. Яңа Минзәләбаш 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәм бик мавыктыргыч һәм күңелле булды. Авыл халкы бу гүзәл көнне бик озак искә алырлар әле, чөнки ул кунакларга бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр бүләк итте!