Урып-җыю чорында һәркем уртак эшкә үз өлешен кертергә омтыла. Бу мизгелнең мөһимлеген кыр хезмәтчәннәре генә аңламый. Сарман районы мәдәният хезмәткәрләре авыл хезмәтчәннәренә яхшы кәеф бүләк итү өчен агитбригаданың күчмә концертларын оештыра башладылар. Бүген агитбригада "Җәлил"агрофирмасы кырларында чыгыш ясады.