Фаттахова Әминә Миннегәрәй кызы 95 яшен билгеләп үтте.

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Җәлил шәһәр тибындагы поселокта яшәүче Фаттахова  Әминә Миннегәрәй кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны туган көне белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г.Р., «Җәлил шәһәр тибындагы поселок» Җәлил муниципаль берәмлеге башлыгы  Кәримов Р.Ә., социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Гилметдинова Л.М., «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» ДАУСО директоры Мөхлисуллина Л.З. котладылар. Көн героена чәчәкләр, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Алар Әминә Миннегәрәй кызына бәхетле тормыш, сәламәтлек һәм хөрмәт теләделәр. Бөек Ватан сугышы елларында 12 яшьтән тылда ярдәм итә. Ул почтальон булып эшли, колхозда хезмәт куя,  шулай ук күмерне Бөгелмәгә ташуда катнаша. Аның ире Гариф Фәттах улы  сугышны җиңеп кайткан, әмма, кызганычка каршы, бу көннәргә кадәр яши алмаган. Бүгенге көндә Әминә апа бәхетле әни һәм әби. Аның 11 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Ул үз гаиләсен тормыштагы иң зур байлык дип саный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International