Бәйрәм ялларында, 29 августтан 31 августка кадәр, Татарстанда үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе узачак. «Кече һәм урта эшмәкәрлек»милли проекты кысаларында Бауман урамында республиканың 120 үзмәшгуль кешесе өчен бушлай сәүдә урыннары оештырылачак.