Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя бирү

2024 елның 16 августы, җомга

Сыйфатны бәйсез бәяләү җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә. Сыйфатны бәйсез бәяләү оешма турында мәгълүматның ачык һәм аңлаешлы булуы; хезмәтләр күрсәтү шартларының уңайлы булуы; оешма хезмәткәрләренең яхшы мөнәсәбәттә булуы, әдәпле булуы; хезмәтләр күрсәтү шартларыннан канәгать булу, шулай ук инвалидлар өчен хезмәтләрдән һәркем файдалана алырлык булуы кебек гомуми критерийлар буенча хезмәтләр күрсәтү шартларын бәяләүне күздә тота. Тулаем алганда, бәйсез бәяләү системасы дәүләт тарафыннан билгеләнгән түбәндәге мөһим бурычларны хәл итүне тәэмин итәргә тиеш: хезмәтләрнең сыйфатын, төрлелеген һәм һәркем файдалана алырлык булуын яхшырту; кулланучылар мәнфәгатьләрендә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә учреждениеләр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм модернизацияләү, алар эшенә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән идарә итү системасын кертү; конкурентлык мохитен булдыру һәм мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү сыйфатына җәмәгать контроле рәвешләрен үстерү Әлеге эш сыйфатны бәйсез бәяләү буенча иҗтимагый советлар тарафыннан елына бер тапкырдан да ешрак һәм өч елга бер тапкырдан да сирәгрәк бер үк оешмага карата үткәрелә. 2022 елда Сарман районының барлык учреждениеләрендә Мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтүенә бәйсез бәя бирелде. Киләсе бәя 2025 елга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International