«АГРОСИЛЬ ЛЕТО» спартакиадасы - 2024» Бүген "АГРОСИЛЬЕ ЛЕТО" холдингы хезмәткәрләре өчен Җәлилдә "АГРОСИЛЬ ЛЕТО - 2024" ГТО нормативлары белән спартакиада булды, анда 19 команда катнашты. Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм “АГРОСИЛА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Светлана Геннадьевна Барсукова сәламләде. Командалар пляж волейболы, өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика һәм мини-футбол кебек спорт төрләре буенча ярыштылар, ГТО нормаларын тапшырдылар. Гомумкоманда зачетында «Чаллы-Бройлер» командасы җиңүче булды.