Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Наил улы Садыйков килде. Визит вакытында аны район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Сәфәр барышында министр лагерь бинасы төзелешенең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.