Бүген Сарман мәдәният йортында Сарман районы мәгариф хезмәткәрләренең «мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр»дигән август конференциясе узды. Конференция эшендә Сарман районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү процессын методик тәэмин итү секторы мөдире Ләйсән Атлас кызы Гайфуллина катнашты. Уку елына йомгак ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды.