Бүген "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанада Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге район делегациясе катнашты. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов конкурста җиңүчеләргә - Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антоновка, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушание Әнвәр кызы Исламовага җиңел автомобиль ачкычлары тапшырды.