Совет гаскәрләрен Германиядән чыгаруның 30 еллыгы

2024 елның 31 августы, шимбә

Бүген үзәк ял паркында Совет гаскәрләрен Германиядән чыгаруга 30 ел тулуга багышланган митинг узды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты, Сугышчан туганлык ветераннарына рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Чарада шулай ук Актаныш һәм Мөслим районнарыннан Сугышчан туганлык администраторлары Заһретдинов Нәсим Азһәм улы һәм Бәдретдинов Рамил Исрафил улы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International